Эчтәлеккә күчү

Борынгы Греция театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борынгы Греция театры latin yazuında])
Борынгы Греция театры
Урын Борынгы Греция
 Борынгы Греция театры Викиҗыентыкта

Борынгы грек театры (бор. грек. θέατρον) — Борынгы Грециядә театр һәм аның системасы. Греклар тормышын аларның иң яраткан театр тамашаларыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Театр һәр шәһәрдә диярлек булган һәм бик зур биналарда урнашкан. Мәсәлән, Афинадагы Дионис театрына 17 мең тамашачы сыйган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рим чорында Афинада Дионис театры

Театр тамашалары Дионис алла хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәмнәрдән килеп чыкканнар. Бу бәйрәмнәрдә урамнар буйлап төрле рәвешкә кереп киенгән кешеләр йөргән. Анда катнашучылар Дионисның иярченнәрен — кәҗә аяклы сатирларны гәүдәләндереп, кәҗә тиресе ябынганнар һәм трагедия (грекчадан «кәҗәләр җыры» дип тәрҗемә ителә) дип аталган җырлар җырлаганнар. Шау-шулы бәйрәмгә бөтен шәһәр чыккан. Тамашачыларга яхшырак күренсен өчен, тамашаны калкулык итәгенә күчергәннәр. Бәйрәмнәр ел саен уздырылган, һәм калкулык битенә башта агач, соңрак таш эскәмияләр куя башлаганнар.

Театр тамашаларында актёрлар һәм хор катнашкан. Тамашачы актёрларның йөзләрен күрмәгән, чөнки алар төрле төсләргә буялган һәм ачу, газаплану, көлүне чагылдырган битлекләр кигәннәр. Тамаша барган чакта актёрлар скёне (русча «сцена» (сәхнә) сүзе шуннан алынган) дип аталган махсус бинада битлекләрен һәм киемнәрен алыштырганнар.

Хор скене белән тамашачылар утырган урын арасындагы мәйданчыкта — орхёстрада («оркестр» сүзе — шуннан килеп чыккан) чыгыш ясаган. Пьесаның сюжетына бәйле рәвештә хор икенче дәрәж,әдәге персонажларны (халык өерен яисә бакаларны, кошларны) гәүдәләндергән. Хор шулай ук сәхнәдәге күренешләрне дә аңлатып барган.

Тамашалар ике төргә — трагедиягә һәм комедиягә бүленгән. Алар хәзерге театрлардагы кебек көн саен түгел, ә елга берничә тапкыр гына куелганнар. Бәр шундый тамаша өчен яңа пьесалар язылган. Алар берничә көн дәвамында иртәдән кичкә кадәр барганнар. Мондый көннәрдә түбән катлаудан чыккан Афина гражданнарына театрга керү өчен акча өләшкәннәр.

Башта комедияләр, аннан трагедияләр куелган. Махсус жюри жңңүчеләрне ачыклаган һәм бүләкләр тапшырган. Бөтен Грециягә билгеле трагедия авторлары — Эсхйл, Софокл һәм Еврипйд. Күренекле комедиограф (комедия остасы) Аристофан да Афинада иҗат иткән.[1]

Трагедияләрнең нигезендә аллалар һәм геройларның тарихлары яткан. Комедиядә гади кешеләр, автор һәм тамашачының чордашлары катнашкан.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Theatrum // Борынгы классикларның чын сүзлеге / авт.-сост. Ф. Любкер; Классик филология һәм педагогия җәмгыяте әгъзалары Ф. Ф. Гелбке, Л. Георгиевский, Ф. Зелинский, В. Канский, М. М. Куторгы һәм П. П. Никитина редакциясендә. — С.б. , 1885.